ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе
24 февральдә «Нептун» бассейнында йөзү буенча спартакиада узды, аннан соң спартакиада аркан тарту буенча универсаль спорт залында дәвам итте.
22 февральдә үткәрелгән «Аҗаган» хәрби-спорт уены.
23 февраль көнне универсаль спорт залында мини-футбол һәм армреслинг буенча спартакиада булып узды.

24
февраль, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 25 февраленә
2019 елның 24 феврале 18 сәгатьтән 25 февраль 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.   
Күпчелек районнарда кар аз.
Көндез урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 5-10 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. 
Төнлә минималь һава температурасы -9..-14, аязган вакытта -15кә кадәр..-20.     
Көндез максималь һава температурасы -3..-8, көнчыгыш районнарда -11.         
Юлларда бозлавык.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Мәллә - Тамак авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында" смотр-конкурсының  концерты булып узды.

   "Халыкара туган тел" көне уңаеннан үзәк балалар китапханәсендә Мөслим лицееның  2 сыйныф укучылары катнашында “ Туган телем - татар теле” дип аталган кичә - викторина үтте.

21 февраль көнне Минзәлә шәһәрендә үткән Фән һәм Мәгариф министрлыгының  күчмә зональ киңәшмәсе эшчәнлегендә опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече  Латыйпова  Чулпан Равил кызы катнашты.

Мөслим район мәдәният йортында  "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең  2 нче сайлап алу туры узды.

21 февральдә ОДМС, ДОСААФ мәдәни спорт чаралары дирекциясе белән берлектә шәхси саклану чаралары кулланып транспорт чарасын фигуралы йөртү һәм вакытында көпчәкләрне алыштыру буенча ярышлар үткәрделәр. Ярышларда командалар катнашты. Катнашучылар грамоталар ,бүләкләр белән бүләкләнделәр.

26 февраля состоится Всероссийская акция «Единый день сдачи ЕГЭ родителями»
• Прием заявлений в МКУ "Управление образования"
• ЕГЭ по русскому языку для родителей и общественности проводится соответствии с порядком проведения экзаменов: (подача заявления, проход в ППЭ, рассадка, печать КИМ в аудитории, сканирование бланков ЕГЭ в штабе ППЭ)
• Начало в 8.00. Продолжительность 2 часа


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International