Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

       Күптән түгел татар халкы бөек шәхес – күпләрнең яраткан җырчысы Илһам Шакиров белән хушлашты. Әлеге данлыклы шәхес истәлегенә Мөслим мәктәпләрендә күп кенә чаралар оештырылды. Сәнгать мәктәбе укучылары Илһам Шакиров истәлегенә багышлап Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары өчен чара оештырды. Җыр сәнгате бүлегенең Гөлназ Йосыпова сыйныфында белем алучы Адилә Мәгъданурова, Ильвир Габдрахманов, Диләрә Хәйруллина, җыр сәнгате бүлеге укытучысы Гүзәл Галиева укучылар игътибарына бөек шәхес иҗатыннан төрле җырлар башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International