22 февраль көнне “Мизгел”ЯҮ белгечләре 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан лицей мәктәбенең ике 7 нче сыйныф укучыларына күңелле сыйныф сәгате үткәрде!Иң элек “Мизгел”ЯҮ җитәкчесе Алисә Александр кызы барлык егетләрне якынлашып килүче бәйрәм бн тәбрикләп узды!Сыйныф сәгатенең төп темасы: “Мин булачак солдат”аталды!23 февраль көне каян барлыкка килгән?Армияда хезмәт итү кирәкме?Нинди гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләр идегез?кебек сорауларга җавап алынганнан соң башваткыч уенын башлап җибәрдек!Егет-кызлар хәрби-тематикка әзерләнгән сорауларга бик актив һәм тиз җавап кайтардылар!Шунсы сөендерә безне якларлык,сакларлык буын үсеп килә!Барлык егетләрнең “Әйе минем хезмәт итәсе килә”-дигән сүзләрен ишетү зур горурлык уятты бездә!Ә азактан егетләрне тагын бер тапкыр тәбрикләп “Мизгел”ЯҮ әзерләгән бүләкләр өләшенде!Укычулар бик канәгать калдылар һәм тагын безне үзләренә кунакка чакырып калдылар! #Мослим #Безбергэ #Мизгел