ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

       23-24 февраль көннәрендә казан шәһәрендә “Сандугач – Соловей” дип исемләнгән IV Халыкара җыр башкаручылар конкурсы булып узды.

22 февраль көнне Район мәдәният йортында Симәк авыл җирлегенең "Авылым хатирәләре күңел сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсы һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

 

 

23 февраль бәйрәме уңаеннан Тугаш авыл мәдәният йортында " Билен кысып буган, диләр!" спорт белән кызыклы кичә узды.

23 февраль көнне Краснояр авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган яшьләр кичәсе узды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган “И туган тел, и матур тел!” исемле кичә үткәрделәр. Иң элек китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны турында мәгълүмат бирелде, газиз ана телен хөрмәт итү, саклау турында сүз алып барылды. Соңыннан Г.Тукай иҗаты буенча “Могҗизалар кыры” уены уйнатылды.

Үрәзмәт авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган интеллектуаль уен узды.

Яңа Карамалы авыл клубында Туган тел көненә багышланган "Халкым ашлары"кичәсе булып узды.

Михайловка авыл китапханәчесе, Халыкара туган тел көненә, багышланган чара үткәрде. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

25 февраль көнне Мөслим районына " Курс" ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы делегациясе  килде .

   Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Спорт мәктәбе, массакүләм мәдәният һәм спорт чаралары дирекциясе хезмәткәрләре өчен "Сугыш юллары аша" дип аталган бәйге үткәрделәр. Хәрби темага багышланган бәйгедә ике команда көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International