Мөслим үзәк район хастаханәсе табиблары белән тәэмин ителеш – 97,0%, урта медицина хезмәткәрләре белән 93,6% тәшкил итә.
19 апрель көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йорты "Замандаш" халык театры Октябрь авылы мәдәният йортында Наил Гаетбайның "Аты барның дәрте бар" комедиясе белән чыгыш ясады. Тамашачы үзешчән артистларның чыгышын бик яратып карады, көчле алкышларга күмде.
22 апрель көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Халыкара Җир көненә багышланган тематик чара булып узды. Биредә "Без - табигать балалары" берләшмәсе членнары сәнгать җитәкчесе Сәрия Маликова җитәкчелегендә "Урман аланында" исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, экологик белемнәр буенча блиц турнир узды. Күбәк урта мәктәбе "Яшь экологлар" командасы уздырган "Җир шары - безнең туган йортыбыз" исемле акциядә катнаштылар.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Харрас Әюп исемендәге районара шигырь язучылар бәйге-фестивале булып узды. Биредә шагыйрьнең тормыш иптәше, килене һәм оныгы, бертуган апалары, шагыйрьләр М.Әхмәтҗанов, Л.Садриева, Сарман районы үзәкләштерелгән китапханәсеннән делегация, районыбыз шигырь язучылары, шагыйрьнең иҗадын якын итүчеләр катнашты.
Авыл хуҗалыгы
Көлүнең биш минутын бер сәгатькә озайталар, диләр. Чыннан да шулай булса, Квн татар лигасының муниципаль этабында булганнар үз тормышларын, ким дигәндә, бер тәүлеккә арттырганнар.
Бу көнне мәдәният сарае сәхнәсеннән мәзәкләр, көлүләр һәм юмор яңгырады. Бу көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә мәзәкләр, көлке яңгырады. Фестивальдә Мөслим лицееның «Пешкән бәрэнгеләр», аграр көллиятенең «Бегимоты», Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең «Супер яшьләр», Мөслим гимназиясенең " Татар яшьләре» һәм «Мизгел» яшьләр үзәге һәм спорт чаралары дирекциясе җыелма командасынең «Волонтеры.ru» командалары көч сынашты.
23 апрель «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Игелек уят» волонтерлары һәм «Маяк» социаль ярдәм күрсәтү гаиләгә һәм балаларга бүлекчәсе белән берлектә «Без бергә!” муниципаль проекты кысаларында авыр тормыш хәлендә булган күп балалы гаилә өчен «Игелек бүләк ит!» дигән анимацион чара оештырылды.
23 апрель көнне Үзәк китапханә базасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында юбиляр китаплар буенча "Җиңү эзләре артыннан" исемле финал квест-уен узды.
Бүген, 24 апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә Бөек Җиңүгә 74 ел тулу уңаеннан, аграр көллият студентлары өчен “Я помню! Я горжусь!” исеме астында квест-уен узды...
Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен -“Тукаебыз иҗат иткән күпме әсәр, Су анасы, шүрәлеләр мәңге яшәр...” исеме астында әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларны Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде һәм китаплары белән таныштырды.