22 апрель көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Халыкара Җир көненә багышланган тематик чара булып узды. Биредә "Без - табигать балалары" берләшмәсе членнары сәнгать җитәкчесе Сәрия Маликова җитәкчелегендә "Урман аланында" исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, экологик белемнәр буенча блиц турнир узды. Күбәк урта мәктәбе "Яшь экологлар" командасы уздырган "Җир шары - безнең туган йортыбыз" исемле акциядә катнаштылар.