Бүген, 24 апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә Бөек Җиңүгә 74 ел тулу уңаеннан, аграр көллият студентлары өчен “Я помню! Я горжусь!” исеме астында квест-уен узды. Студентлар “Мөслим йөрәге” скверы, Музей, Китапханә, “Печән базары”, Җиңү паркы, фонтан һәм “Дан” скверы станцияләрендә көч сынаштылар. Һәрбер станцияда сугышка багышланган сорау конвертлары яшерелгән иде. Бу уенда “Бегемотлар” командасына тиңнәр булмады! Алар 38 бал җыеп 1 нче урынга чыктылар. 2 нче урынны 36 бал җыеп “Барбоскины” командасы чыкты. 3 нче урында 34 бал белән “Смурфики“ командасы калды. Ә инде “За волю к победе” номинациясенә 26 бал җыеп “Йолдызлар” командасы ия булды. Уеныбыз “Җиңү көненә” багышланган җырлар белән үрелеп барды. Укучыларыбызга грамоталар һәм санлы бүләкләр тапшырылды. Студентлар уеннан бик канәгать калдылар!! #Безмөслимлеләр #безбергә #Мизгел #Мөслимяшьләре #игелекуят #татарстан