Көлүнең биш минутын бер сәгатькә озайталар, диләр!

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Көлүнең биш минутын бер сәгатькә озайталар, диләр. Чыннан да шулай булса, Квн татар лигасының муниципаль этабында булганнар үз тормышларын, ким дигәндә, бер тәүлеккә арттырганнар.

Бу көнне мәдәният сарае сәхнәсеннән мәзәкләр, көлүләр һәм юмор яңгырады. Бу көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә мәзәкләр, көлке яңгырады. Фестивальдә Мөслим лицееның «Пешкән бәрэнгеләр», аграр көллиятенең «Бегимоты», Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең «Супер яшьләр», Мөслим гимназиясенең " Татар яшьләре» һәм «Мизгел» яшьләр үзәге һәм спорт чаралары дирекциясе җыелма командасынең «Волонтеры.ги» командалары көч сынашты.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча 1 урын һәм Казанга юллама белән Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең «Супер яшьләр» командасы бүләкләнде!.

Укучыларны котлыйбыз! Барыгызга да иҗади уңышлар, илһам һәм максатларга ирешүләрен телибез.

Алар безнең район данын республика этабында яклаячак. Аларга уңышлы чыгышлар телик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International