Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен -“Тукаебыз иҗат иткән күпме әсәр, Су анасы, шүрәлеләр мәңге яшәр...” исеме астында әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларны Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде һәм китаплары белән таныштырды.