Мөслим район узәк хастаханәсенең кадрлар мәсьәләләре.

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Районның сәламәтлек саклау учрежденисендә 2019 ел башына барлыгы 277 хезмәткәр эшли, шулардан 45 табиб, 162 урта медицина персоналы, 70 башка хезмәткәр. Мөслим үзәк район хастаханәсе табиблары белән тәэмин ителеш – 97,0%, урта медицина хезмәткәрләре белән 93,6% тәшкил итә. Уртак эшчәнлек коэффициенты 1,2. 2012 елдан башлап районда табиблар белән тәэмин ителеш тотрыклы рәвештә үсә, яшь белгечләр хисабына шактый яңартыла, 32 табиб авыл сәламәтлек саклавына ярдәм итү программасы буенча килгән, 6сы төрле сәбәпләр буенча эштән киткән. Районда табибларның уртача яше- 43,13, пенсия яшендәге табиблар- 9 кеше (21,4%).

Квалификация категорияле табиблар өлеше 26,7 % тәшкил итә, ТР буенча – 37,6%.

Белгечләргә кирәк: хирург – 2 белгеч, табиб – психиатр-нарколог, невролог, офтальмолог. Район «Земский доктор» программасында катнаша, мохтаҗларга төзелеш өчен җир участогы бүлеп бирелә, арендалы торак бүлеп бирү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International