ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

   Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Китап белән үс, сабый!" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Үзәк китапханәдә “Яшь ата –аналар клубы” эшләп килә. Клубның чираттагы утырышында үзәк китапханә хезмәткәре клубта катнашучылар өчен “Китаплар - минем дусларым” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. "Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре", — ди К. Насыйри. Клубның чираттагы утырышында яшь ата-аналар китаплар турында фикер алыштылар, уку турында, гомумән әдәбият турында фикерләре белән уртаклаштылар.

                                              18 сәгатьтән 19 март 01 сәгатькә кадәр 2020 елның 20 марты
19 март кичендә, 20 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

   Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Әдәби кафе" проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары өчен “Китап - чын дус” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче гаҗәеп могҗиза турында сөйләде,бу-китап.  Ул-чын дус, киңәш бирүче, күп нәрсәгә өйрәтүче. Балалар китап турында бик күп кызыклы фактлар: иң зур һәм кечкенә китап, иң киң таралган китап турында белделәр. Алар “Балаларның яраткан китаплары”дигән күргәзмә белән таныштылар. "Нинди китаплар турында сүз бара," “Андерсен әкиятен бел"," Китап һәм уку турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? "дигән конкурсларда актив катнаштылар, әкият викторинасы  сорауларына бик теләп җавап бирделәр.

2020 елның 19 мартына кадәр
2020 елның 18 март 18 сәгатьтән 19 март 18 сәгатькә кадәр
 Начар метеорологик күренешләр: 
19 мартта иртән һәм көндез, 20 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метр( Казанда 20 метрга кадәр). 

Болытлы, төнлә аязучан. 
Төнлә явым-төшемсез, көндез яңгыр. 
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12, көндез урыны белән 17-22 метрга кадәр. 
Төнлә һаваның минималь температурасы -2.. + 1º, максималь һава температурасы көндез+ 3..+ 6º. 
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Кабул итүгә 8-987-278-6426 телефоны буенча язылырга мөмкин

   Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Әдәби кафе" проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылау йөзеннән үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары өчен “Татарстанның 100 еллыгын каршылап”исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучылар өчен “Ватаным Татарстан – Родина моя” дигән китап  күргәзмәсе оештырылды. Очрашу барышында китапханәче презентация күрсәтте, китап һәм журналлардан мәкаләләр белән таныштырды.

 

   Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Әдәби кафе" проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылау йөзеннән үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен “Татарстанның 100 еллыгын каршылап” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның үсеше турында сөйләделәр. Балалар “Ватаным Татарстан” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз туган ягына карата кызыксыну һәм патриотик хисләрне үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыту тора иде.

Иске Карамалы авыл җирлегендә тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру тантанасы булды. Әлеге  чарада  Яңа Карамалы авылы ветераннары да катнашты.


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Ябык йөзү бассейны төзелеше

2020 елның 18 мартына кадәр
 2020 елның 17 мартында 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез. 
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. 
Төнлә һаваның минималь температурасы -2.. 5. 
Көндез максималь һава температурасы+ 4..+ 7. 
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International