Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Әдәби кафе" проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылау йөзеннән үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары өчен “Татарстанның 100 еллыгын каршылап”исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучылар өчен “Ватаным Татарстан – Родина моя” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу барышында китапханәче презентация күрсәтте, китап һәм журналлардан мәкаләләр белән таныштырды.