“Яшь ата –аналар клубы".

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

   Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Китап белән үс, сабый!" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Үзәк китапханәдә “Яшь ата –аналар клубы” эшләп килә. Клубның чираттагы утырышында үзәк китапханә хезмәткәре клубта катнашучылар өчен “Китаплар - минем дусларым” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. "Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре", — ди К. Насыйри. Клубның чираттагы утырышында яшь ата-аналар китаплар турында фикер алыштылар, уку турында, гомумән әдәбият турында фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International