Гражданнарны кабул итү

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

   2020 нче елның 17 нче мартында Мөслим авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Михайлович Атласовның шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итүе булды. Авыл халкы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне пенсия белән тәэмин итү, район китапханәләре эшчәнлеге, юллар төзү, торак проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Бу көнне кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

    Мөслим авылында гражданнарны кабул итү айның һәр өченче сишәмбесендә - 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барыла: Молодежная ур., 15 йорт, политехник техникум бинасында, каб.201

Кабул итүгә 8-987-278-6426 телефоны буенча язылырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International