Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Әдәби кафе" проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары өчен “Китап - чын дус” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче гаҗәеп могҗиза турында сөйләде,бу-китап. Ул-чын дус, киңәш бирүче, күп нәрсәгә өйрәтүче. Балалар китап турында бик күп кызыклы фактлар: иң зур һәм кечкенә китап, иң киң таралган китап турында белделәр. Алар “Балаларның яраткан китаплары”дигән күргәзмә белән таныштылар. "Нинди китаплар турында сүз бара," “Андерсен әкиятен бел"," Китап һәм уку турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? "дигән конкурсларда актив катнаштылар, әкият викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирделәр.