Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Әдәби кафе" проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылау йөзеннән үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен “Татарстанның 100 еллыгын каршылап” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның үсеше турында сөйләделәр. Балалар “Ватаным Татарстан” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз туган ягына карата кызыксыну һәм патриотик хисләрне үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыту тора иде.