ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Үзәк китапханә" хезмәткәре. Вафина Г.З. "Мөслим политехника техникумы" студентлары өчен татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан "Геройлар үлемсез" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче студентларны патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. “Кырык үлемгә буйсынмаган”дигән презентация күрсәтте. Шагыйрьнең поэзиясе генә түгел, тормышы һәм фаҗигале язмышы да ныклык үрнәге булып тора.

Яңа Усы авылы китапханәчесе балаларны вакытлы матбугатка җәлеп итү максатыннан, “Наша пресса на все интересы” дигән матбугат күргәзмәсе үткәрде. Укучыларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.

Сикия авыл клубында балалар өчен күңел ачу кичәсе булып узды. Кичә күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Салауз Мухан авыл мәдәният йортында студентлар белән очрашу кичәсе үтте.

2021 елның 9 февраленә
2021 елның 8 февралендә 18 сәгатьтән 9 февраль 18 сәгатькә кадәр
Аз болытлы.
Явым-төшемсез.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -26..-29, аязган вакытта -36.
Көндез максималь һава температурасы -20..-23˚.
Юлларда бозлавык.

Мәктәп музеенда башлангыч сыйныф укытучылары, тарих укытучысы Шаймухаметов И.Х. тарафыннан музей дәресләре үткәрелә. Алар укучыларны төрле экспонатлар белән таныштыралар, совет кешеләренең фронтта һәм тылда батырлыклары турында сөйлиләр. Укучылар өчен «Үлемсез полк» ка күзәтү үткәрелде. Китапханәче «Ватанны саклаучылар турында укыйбыз» акциясе кысаларында укучыларга сугыш турында балалар өчен язылган китаплар бирде.

7 февраль көнне Мөслимнең "Кояшлы Ык" ял итү зонасындагы җиһазландырылган чаңгы трассасында авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиадага старт бирелде. 

Күбәк урта мәктәбе. Ашханәдә ата-аналар тарафыннан туклануны оештыруның сыйфаты мәсьәләләре тикшерелде. 

Күбәк урта мәктәбе. “Ватанны ярату. Ватанпәрвәрлек безнең йөрәкләрдә” темасына тәрбия сәгате 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International