Мәктәп музеенда башлангыч сыйныф укытучылары, тарих укытучысы Шәймухаметов и.Х. тарафыннан музей дәресләре үткәрелә. Алар укучыларны төрле экспонатлар белән таныштыралар, совет кешеләренең фронтта һәм тылда батырлыклары турында сөйлиләр. Укучылар өчен «Үлемсез полк» ка күзәтү үткәрелде. Китапханәче «Ватанны саклаучылар турында укыйбыз» акциясе кысаларында укучыларга сугыш турында балалар өчен язылган китаплар бирде.