Патриотик сәгать: "Геройлар үлемсез".

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Үзәк китапханә" хезмәткәре. Вафина Г.З. "Мөслим политехника техникумы" студентлары өчен татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан "Геройлар үлемсез" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче студентларны патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. “Кырык үлемгә буйсынмаган”дигән презентация күрсәтте. Шагыйрьнең поэзиясе генә түгел, тормышы һәм фаҗигале язмышы да ныклык үрнәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International