ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Күбәк урта мәктәбенең шугалагы - укучыларның буш вакытын күңелле үткәрү урыны

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 06.02.21 көнне Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә “Интеллект. Мәдәният. Үсеш” мәктәп укучыларының республика проект һәм тикшеренү  конференциясе узды. Бу конференциядә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 укучы катнашты. “Татар филологиясе” секциясендә чыгыш ясап, 8 нче сыйныф укучысы Хаматшина Л. 3 нче дәрәҗә Дипломга (җитәкчесе Нәҗмиева Г.Л.), ә 11 нче сыйныф укучысы Латыпова З. (җитәкчесе Гарифуллина Д.Р.) 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булды.

 7 февральдә ТР гербын кабул итү көне билгеләп үтелә. Метрәй авылы китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, әлеге вакыйгага багышланган «Минем Республикам символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. 

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,мөслимнең 300 еллык юбилее уңаеннан  район мәдәният йортында тантаналы чара узды.

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,мөслимнең 300 еллык юбилее уңаеннан  район мәдәният йортында кургәзмә оештырылды.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Сәйлән " балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Китапханә серле дөнья" дип аталган китапханә сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны китапханә белән таныштырды, балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен аңлатты, яңа кайткан китаплар, балалар журналлары белән таныштырды.

5 нче февраль көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре, «Игелек уят» волонтерлары белән берлектә, Мөслим  кинотеатрына «Душа» дип аталган мультфильмга бардылар

5 февраль көнне район мәдәният йортында Мөслим районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре коллегиясе узды. Коллегия утырышнда район башлыгы Рамил Муллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Мөслим районы кураторы Ригель Низамов катнаштылар.  Соңыннан, ел әйләнәсе яхшы эш күрсәткечләренә ирешкән хезмәткәрләр бүләкләр алды.

Соңыннан, ел әйләнәсе яхшы эш күрсәткечләренә ирешкән хезмәткәрләр бүләкләр алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International