XXXI кышкы Спартакиада ярышлары башланып китте

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

7 февраль көнне Мөслимнең "Кояшлы Ык" ял итү зонасындагы җиһазландырылган чаңгы трассасында авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиадага старт бирелде. Спартакиаданы ачып, районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров рапорт биргәч, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов командаларга уңышлар теләде. Беренче уен көне хатын-кыз һәм ир-атлар арасында чаңгы ярышы белән башланып китте.
 Уенның нәтиҗәсе буенча Исәнсеф авыл җирлеге беренче урынны яулады. Икенче урында - Түбән Табын авыл җирлеге. Метрәй авыл җирлеге өченче урынга лаек булды.  Алдагы атнаның якшәмбесендә ярышлар  итек футболы (футбол в валенках) белән дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International