Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә “Ватанны ярату. Ватанпәрвәрлек безнең йөрәкләрдә” темасына тәрбия сәгате үтте. Чарада “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы директоры, “Авыл утлары газетасы”ның баш мөхәррире Афзалова Римма Рәшит кызы катнашты. Чараны укучылар үзидарәсе министры Ахмадуллин А. алып барды.