ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, М. Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан 16 февральдә педагог-китапханәче Гөлшат Марсовна 6 класс укучыларына " Муса Җәлил иҗатын беләсезме?" дигән темага викторина үткәрде. 

Районнар семинарында башлангыч сыйныфлар укытучысы Ермолаева Э.С. һәм биология укытучысы Бариева Л.Ф. Бариева 3а сыйныфында әйләнә-тирә дөнья һәм әдәби уку буенча "Кот ворюга" Константин Паустовскийның ачык интеграцияләнгән дәресен күрсәттеләр.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 9-11 сыйныф укучылары өчен Парламент сәгате үткәрелде. Укучылар алдында район советы депутаты Азат Фәрит улы Мирзаянов чыгыш ясады, үзенең эшчәнлеге һәм алдында торган бурычлары турында сөйләп китте.

Рус Шуган авыл мәдәният йортында Муса Җәлилнең туган көненә карата кичә үтте.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

15.02.21 Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне. Дата совет гаскәрләрен Әфганстаннан 1989 елда чыгару тәмамлануга багышланган. 1979 елдан 1989 елга кадәрге чорда бу ил территориясендә хәрби хәрәкәтләр барышында 15 меңгә якын совет хәрби хезмәткәре һәлак булган. 2011 елга кадәр 15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелде, әмма аның рәсми статусы юк иде. Яңа дата, чит илдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашканда, Россиянең барлык гражданнары турында бердәм хәтер көне буларак гамәлгә куелган. Бу сугыш солдатларын онытырга ярамый! Бу көнне барлык сыйныфларда да «Әфган сугышы кайтавазы» дигән класс сәгатьләре узды. 9-11 сыйныф укучылары Әфганстан якташы Камалов Илһам Т.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Китапханә һәм мәдәният йорты белән хезмәттәшлек" проекты, #БезҖәлилнеукыйбыз акциясе  кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында 7-8 нче сыйныф укучылары катнашында "Серле йомгак эзеннән..." темасына квест-уен узды. Уенны китапханәче Мәүлиева Гөлназ Ф. алып барды. Оештыручылар- татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нәҗмиева Г.Л., Гарифуллина Д.Р.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Хезмәттәшлек күпере” (мәдәният йорты белән хезмәттәшлек) проекты кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында "Әбиемнең серле сандыгыннан..." темасына чара узды. Чараны ата-аналар комитеты рәисе, мәдәният йорты директоры Биктимерова Ә.Г. оештырды. Укучылар татар халкының милли киемнәре белән таныштылар, презентация карадылар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәптә «Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм телләр күптөрлелеге" темасына Парламент дәресләре узды. 5-7 нче сыйныфларда дәресне тарих һәм  җәмгыять укытучысы Шаймухаметов И.Х. үткәрде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәптә «Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм телләр күптөрлелеге" темасына Парламент дәресләре узды. 1-4 нче сыйныфларда дәресне мәктәп директоры Мөхәмәдиева Л.Р. үткәрде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәптә «Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм телләр күптөрлелеге" темасына Парламент дәресләре узды. 8-11 нче сыйныфларда дәресне Иске Карамалы авылы җирле үзидарә башлыгы Кәримов И.Н.үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International