Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Хезмәттәшлек күпере” (мәдәният йорты белән хезмәттәшлек) проекты кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында "Әбиемнең серле сандыгыннан..." темасына чара узды. Чараны ата-аналар комитеты рәисе, мәдәният йорты директоры Биктимерова Ә.Г. оештырды. Укучылар татар халкының милли киемнәре белән таныштылар, презентация карадылар.