Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Китапханә һәм мәдәният йорты белән хезмәттәшлек" проекты, #БезҖәлилнеукыйбыз акциясе кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында 7-8 нче сыйныф укучылары катнашында "Серле йомгак эзеннән..." темасына квест-уен узды. Уенны китапханәче Мәүлиева Гөлназ Ф. алып барды. Оештыручылар- татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нәҗмиева Г.Л., Гарифуллина Д.Р.