Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Хезмәттәшлек күпере" проектын тормышка ашыру максатында, Бөтенрәсәй "Халык мәдәнияте укучылар өчен" акциясе, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында "Кино карау тәнәфесе" ("Перерыв на кино") чарасы узды. Ата-аналар комитеты рәисе, мәдәният йорты җитәкчесе Биктимерова Ә.Г., сәнгать җитәкчесе Маликова С.М. оештырган мероприятиедә укучылар татар киносы тарихы белән таныштылар. Соңыннан "Өч аяклы ат" фильмын карадылар.
2021 елның 19 февралендә 12: 00 сәгатьтә Уитube-каналындагы Туры Эфирда «минем балачак - сугыш»Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалачак. Акция Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, региональ һәм муниципаль Иҗтимагый палаталар ярдәмендә тормышка ашырыла.Россиянең 70 төбәгеннән, шулай ук Луган Халык Республикасыннан һәм хәтта ерак Аргентинадан 4000 волонтер акциядә катнашты.
Мөслим гимназиясендә туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында WEB проекты премьеры «БОГИЭПОХ» ШМО укытучыларының авторлык эшләнмәләре нигезендә Мөслим районы картасы узды. Проект җитәкчесе дә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юлдашев Илдар Наилевич. Проектта биология укытучылары Бариева Л.Ф. Бариева, Мөхәммәтдинов Р.Р, география фәннәре укытучысы Г.Н. Данный сервис смартфон ярдәмендә районыбызга виртуаль рәвештә килергә, иң матур урыннарда булырга, тарихыбыз, табигатебез, атаклы гражданнар турында белергә һәм районыбызның истәлекле урыннарына маршрут салырга мөмкинлек бирә
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, китапханәче Солтанова Г.М. районара семинарда “Мәктәп китапханәләрендә “Блум шакмагы” технологиясе” дигән мастер-класс күрсәтте. Шулай ук кунакларны “Буккроссинг” социаль проекты белән дә таныштырды.
Татар халкының бөек улы-герой шагыйрь Муса Җәлил тууына 115 ел тулу уңаеннан "Җәлил эзләре буйлап.." исеме астында квест-уен узды.Чарада 5-6нчы сыйныф укучылары катнашты. "Блиц-турнир", "Син игътибарлымы?", "Музыкаль", "Иҗат итәбез", "Тапкырлар"тукталышларында алар үзләрен сынадылар.Нәтиҗәләр ясалды.