Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, М. Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан 16 февральдә педагог-китапханәче Гөлшат Марсовна 6 класс укучыларына " Муса Җәлил иҗатын беләсезме?" дигән темага викторина үткәрде. Викторина герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуларын ачыклау һәм туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде.