10 нчы сыйныф укучысы Кл Гыйльфанова З. - рус телле татар мәктәпләре өчен туган тел буенча республика олимпиадасы призеры. Укытучы-Тимергалиева Э.В.
16 февраль көнне Сарман районында "Ел тәрбиячесе-2021" һөнәри конкурсының зона этабы узды.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән аномаль-салкын һава торышы урнашты, анда тәүлеклеклек һава температурасы нормадан 9-15% ка түбәнрәк, минималь температура -25..-30, аерым районнарда -37. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.
Елгабаш авыл клубында "Җәлил эзләре буйлап" исеме астында бөек шагыйребез М.Җәлилгә багышланган тематик кичә узды.
Рус Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр өчен бию кичәсе узды.
Мөслим гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Шәрифуллина Алсу (укытучысы Хәйруллина Ч. А.) һәм Мөслим лицееның 11 сыйныф укучысы Габдрахманова Камилә (укытучысы Хәлиуллина Л. И.) рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар.
Балалар бакчасында физкультура эшчәнлекләреннән тыш, тренажер белән эшләү проекты да алып барыла.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мари Буляр авыл клубында «Мари халык музыка уен кораллары"дип исемләнгән музыкаль кичә узды. Балалар уен кораллары белән таныштылар һәм туган телдә көйләр тыңладылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, М. Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан 16 февральдә педагог-китапханәче Гөлшат Марсовна 6 класс укучыларына " Муса Җәлил иҗатын беләсезме?" дигән темага викторина үткәрде.