Кр.Шуран авылы китапханәсендә 4 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Чәчәкләрдән нур бөркелә” дип исемләнгән әдәби бәйге үтте. Бәйгедә “Яшь йөрәкләр” ансамле катнашты, алар “Кояшкай” һәм “Умырзая” командалары булып көч сынаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм күңелле биюләр һәм чәй өстәле янында дәвам итте.
Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Буыннар бәйләнеше“ дип аталган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районкүләм “Аулак өй” проектының лаеклы ялдагы укытучылар белән чираттагысы узды.
2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Кояшкай" балалар бакчасың мәктәпкә әзерлек төркеме Мөслим үзәк китапханәсе белән берлектә "Уйный- уйный үсәбез" дигән кызыклы уен кичәсе узды. Кичәдә балалар бик күп төрле татар халык уеннары уйнадылар: "Түбәтәй", "Кәрия-Зәкәрия", "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салыш" һ.б. Балалар шулай ук А.Барто китаплары белән таныштылар.
Икенче кечкенәләр төркемендә "Әнием- күз нурым" исемле бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, жырлар жырладылар. Бәйрәм иртәсе бик күңелле узды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 1 нче март көнне Тат.Бүләр урта мәктәбендә “ Халыкара туган тел көне”нә карата укучылар шагыйрьләребезнең туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 2 нче март көнне Тат.Бүләр урта мәктәбендә күренекле шагыйрь, язучы, прозаик , драматург Ф.Яруллинның “ Җилкәннәр- җилдә сынала” исемле повесте буенча “Җилкәннәр – җилдә,кешеләр тормышта сынала” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе булды.
"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә әниләр бәйрәме үтте
"Күбәләк" балалар бакчасында Мөслим гимназиясенең 2б сыйныфы укучылары бакчабызда "Урман аланында" әкиятен сәхнәләштерделәр
Сикия авыл клубында балалар өчен «Туган телем-иркә гөлем» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булып узды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 8 нче март хатын-кызлар көне уңаеннан, авыл мәдәният йортында Михайловка урта мәктәбе укучылары белән әзерләнгән бәйрәм концерты булды.