2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Кояшкай" балалар бакчасың мәктәпкә әзерлек төркеме Мөслим үзәк китапханәсе белән берлектә "Уйный- уйный үсәбез" дигән кызыклы уен кичәсе узды. Кичәдә балалар бик күп төрле татар халык уеннары уйнадылар: "Түбәтәй", "Кәрия-Зәкәрия", "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салыш" һ.б. Балалар шулай ук А.Барто китаплары белән дә таныштылар.