2021 елның 6 марты
2021 елның 5 март 18 сәгатьтән 6 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз кар.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14, аязган вакытта -19.
Көндез максималь һава температурасы -6..-10˚.
Юлларда бозлавык.
Укучылар арасында кышкы туризмны пропагандалау максатыннан Яңа Усы авылында кышкы туризм ярышлары оештырылды. Ярышта унөч каманда көч сынашты.
5 март көнне Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп китапханәчеләренең «Балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруның яңа идеяләре һәм формалары»дигән темага муниципаль семинары булып узды.
Бүген безнең балалар бакчасының музыка залында уртанчылар төркеменең 8 Март - әниләр һәм әбиләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды.Бу көнне балалар әниләренә, әбиләренә һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренә рәхмәт һәм мәхәббәт сүзләрен бүләк иттеләр. Балалар иң кадерле кешеләренә карата үз хисләрен шигырь һәм җырлар аша җиткерделәр.
"Мин хәтерлим!” республикакүләм акциясе кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, белем бирү оешмалары укучылары һәм аларның әти-әниләре якташларыбызның һәйкәлләренә, дан обелискларына чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.
Тат.Буләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Аулак өй" бәйрәме үтте.
"Безнең бәхет безнең кулларда" темасы буенча "Тормыш дәресләре".
Яңа Усы авыл китапханәсе "Бөтендөнья кычкырып укулар көне" акциясенә кушылды. Акциядә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга үзеңә охашаган китапны сайларга һәм өзекне кычкырып укырга тәкъдим ителде. Балалар яраткан китапларын сайлап алдылар һәм өзекләрне укыдылар, бер-берсен кызыксынып тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр.