Бу әсәрен автор 1971-1972 нче елларда язган.Укучылар конференция барышында Ф.Яруллин иҗатындагы үзенчәлекләргә тукталдылар.Әсәрнең беренче варианты “ Җилкәннеңне җилләр еккач “дип аталган, яңадан соң” Җилкәннәр –җилдә сынала “ дип үзгәрткән. Повестнең беренче һәм икенче вариантларындагы аерымлыклар аңлатып узылды. Повесьтагы төп образ буларак Фәнияр образына киңрәк тукталынды. Әсәрнең эчтәлеген бирүдә шигырьдәге кебек кыска һәм төрле чагыштыруларга бай җөмләләр кулланылуы билгеләп үтелде.Авторның төп максаты-рухи көч аша биеклеккә күтәрелү, җанда яшеренеп яткан көчне ачу, авырудан котылу гына яшәүне төп кредосы түгел икәнен күрсәтү торуы билгеләнде. Шуңа күрә дә әдип Фәниярны әле биек тауларда , әле серле әрәмәдә, әле елга буенда, әле яшьләр белән уйнаганда сурәтли.Табигатьнең төрле халәте аша героеның рухи үсешен күрсәтү белән сурәтли. Шулай ук әсәргә карата бик күп тәнкыйтьчеләрнең әйткән фикерләре белән дә таныштырылды. Йомгаклап укучылар Фәнис Яруллинның “ Җилкәннәр....”е татар әдәбиятына шактый яңалык китергән әсәр дип әйтергә мөмкин. Әсәр дәвамында кешенең күңел дөньясын ачуны төп проблема итеп куюны һәм аны хәл итүдә психологик алымнар кулланылуы белән авторның рухи эволюция кичереүенә дә басым ясалды. Гомумән алганда, китап укучылар конференциясенә 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары ныклы әзерлекле булып,аңлаешлы итеп чыгыш ясадылар.