Туган тел турында шигырьләр

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

“ Анам теле-телләр теле,

Милләтемнең бердәнбере.

Син булганга без дә исән,

Син булганга без дә тере”.

       “ Халыкара туган тел көне”нә карата укучылар шагыйрьләребезнең туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр.  Бәйрәм туган тел халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан –буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне чагылдыруы турында сөйләүдән башланды.Тел – җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек, һәрьяклап сакланырга һәм үсәргә тиешле зур хәзинә. Сабый чактан ук алып, өлкән яшькә кадәр туган телгә мәхәббәт, аның аһәңе белән хозурлану, мәдәният җәүһәрләренең кадерен белү мөһим. Туган тел бәйрәме театральләштерелгән чара белән башланып китте. Туган телебезнең болгар һәм кыпчак телләренең аралашуы нәтиҗәсендә формалашуы, хәзерге көндә татар телендә 6 миллион кеше сөйләшүе билгеләп үтелде. Милләтебезнең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде.         Икенче өлештә укучыларыбыз Р.Вәлиеваның “ И газиз туган телем”, Х.Туфанның “ Алмаз”, Н.Нәҗминең “ Туган тел”, Р.Миңнуллин  “ Туган телемә”, В.Казыйхановның “ И, родной тел”, Р.Миңнуллинның “ Туган телемә”, Р.Фәйзуллинның “ Туган тел турында бер шигырь”, Ш.Галиевнең “ Туган тел”, Р.Мөхиярнең “ Яшәр әле телем”, Зөлфәтнең “ Тел хакында” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.  7 нче сыйныф укучылары үзләре язган шигырләрен сөйләделәр. Бәйрәм Г.Тукайның “ Туган тел” җырын башкару белән тәмаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International