Кр.Шуран авылы китапханәсендә 4 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Чәчәкләрдән нур бөркелә” дип исемләнгән әдәби бәйге үтте. Бәйгедә “Яшь йөрәкләр” ансамле катнашты, алар “Кояшкай” һәм “Умырзая” командалары булып көч сынаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.