11-12 нче февраль көннәрендә Мөслим авылының “Кояшкай”, “Карлыгач” балалар бакчаларында республикакүләм “Ел тәрбиячесе – 2015” смотр-конкурсының район туры үтте. Анда Мөслим районы балалар бакчаларында эшләүче 20 мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагог көч сынашты. Конкурсның нәтиҗәләре:
Рус төркемендә укучылар арасында Республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Минһаҗева призер булды (укытучысы Алсу Латыйпова).
15 февраль көнне Сикия авылында яшәүче Харисова Тәрҗемә әби б-н очрашуга бардым. Тәрҗемә әби 1913елның 3декабрендә туган. Радио тыңлый ,Сугыш вакытында Казан,Воронеҗ шәһәрләрендә эшли,Сталинград блокадасында катнаша.
Тормыш иптәше сугыш ветераны Харисов Хәниф Харис улы б-н 1947елда өйләнешәләр.
Яңа Усы авылы китапханәсендә Герой-шагыйрь – Муса Җәлилгә багышланган әдәби-патриотик кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырды, иҗаты һәм тормыш юлы буенча презентация ясады.
Иске Карамалы китапханәсе Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, Күбәк урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары өчен шагыйрьнең балалар шигырьләрен сәнгатьле сөйләү бәйгесе уздырды.
Сборная команда «Форпоста» отправляется на защиту титула на соревнования по военно – патриотическим играм «Победа». Соревнования пройдут в городе Казане с 17 по 19 февраля в Центре «Патриот».
Инде алдан хәбәр ителгәнчә, ТР Юстиция министрлыгы Россия юристлар ассоцияциясенең Татарстан региональ бүлеге белән берлектә авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә пункт эшен оештыра. Бу көннәрдә “Мизгел” яшьләр үзәгендә әлеге чарага әзерлек эшләре алып барыла. Исегезгә төшерәбез, 19 февраль көнне бушлай юридик ярдәм күрсәтү бригадасы Мөслим районында эшлиячәк. 11.00-13.00 сәгатьләрдә юристлар “Мизгел” яшьләр үзәгендә гражданнарны кабул итәчәк.
14 февраль – гашыйклар көне уңаеннан “Мизгел” яшьләр үзәгендә бик матур бәйрәм кичәсе оештырылды. Егет-кызлар дәртле бию көйләренә генә түгел, ә яшьтәшләре башкаруындагы җырларга кушылып рәхәтләнеп биеде, күңел ачты. Гашыйклар өчен мәхәббәт почтасы эшләде.