11-12 нче февраль көннәрендә Мөслим авылының “Кояшкай”, “Карлыгач” балалар бакчаларында республикакүләм “Ел тәрбиячесе – 2015” смотр-конкурсының район туры үтте. Анда Мөслим районы балалар бакчаларында эшләүче 20 мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагог көч сынашты. Конкурсның нәтиҗәләре:
1 нче урын – Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Бохарова Резеда Зәкәрия кызы,
2 нче урын - Мөслим авылы “Ләйсән” балалар бакчасы музыка җитәкчесе. Адиятуллина Гөлнар Ильфат кызы,
3 нче урын - Мөслим авылы “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Ситдикова Гөлнур Наиль кызы.
25 нче февраль көнне Мөслим авылы “Миләшкәй” балалар бакчасында конкурсның иң яхшы тәрбиячеләре үзләренең иҗат лабораторияләрен, балалар белән эшчәнлекләрен күрсәтәчәкләр.