Яңа Усы авылы китапханәсендә Герой-шагыйрь – Муса Җәлилгә багышланган әдәби-патриотик кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырды, иҗаты һәм тормыш юлы буенча презентация ясады. Шагыйрьләрнең, язучыларның Муса турындагы истәлекле язмаларын укучыларга җиткерде. Викторина сорауларына җаваплар алынды. Соңыннан укучылар: Тимашева Алена, Филипова Юлия, Кондратьев Тимур, Юмагулова Регина, шагыйрьнең төрле елларда балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп укыдылар. Өлкәннәр: Пискунова Гөлсинә, Демидова Наилә, Романова Лена, Филипова Миләүшә “Моабит дәфтәре” китабындагы шигырь-поэмаларны, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп башкардылар. Залда утыручыларның күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Ахырда бергәләшеп Мусаның шигырьләренә иҗат иткән җырлар җырланды. Кичә укучылар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы да, мавыктыргыч та булды.