Юристлар килә

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

 

Инде алдан хәбәр ителгәнчә, ТР Юстиция министрлыгы Россия юристлар ассоцияциясенең Татарстан региональ бүлеге белән берлектә авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә пункт эшен оештыра. Бу көннәрдә “Мизгел” яшьләр үзәгендә әлеге чарага әзерлек эшләре алып барыла. Исегезгә төшерәбез, 19 февраль көнне бушлай юридик ярдәм күрсәтү бригадасы Мөслим районында эшлиячәк. 11.00-13.00 сәгатьләрдә юристлар “Мизгел” яшьләр үзәгендә гражданнарны кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International