14 февраль – гашыйклар көне уңаеннан “Мизгел” яшьләр үзәгендә бик матур бәйрәм кичәсе оештырылды. Егет-кызлар дәртле бию көйләренә генә түгел, ә яшьтәшләре башкаруындагы җырларга кушылып рәхәтләнеп биеде, күңел ачты. Гашыйклар өчен мәхәббәт почтасы эшләде.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан 2014 елның сентябрь аенда мәктәпләр арасында “1 класс укучысына мәктәпкә барырга ярдәм ит!” конкурсы оештырылды. Район турында җиңгән эшләр Казан шәһәренә тәкъдим ителде.
Шуганка авыл китапханәсенә йөрүчеләр белән Изге Вәли көне билгеләп үтелде. Бу көннең барлыкка килүен искә төшердек, сорауларга җаваплар эзләдек, кызыклы уеннарда катнаштык. Яңартылган «Тигез гомер итегез!» китап күргәзмәсе эшләде.
Буген Баланлы авылы мэдәният хезмәткәрләре, авыл ветераннар Советы җитәкчесе, авылнын ветеран узешчәннәре кучтәнәчләр алып сугыш ветераны Хәйруллин Миргасим абыйга кунакка килделәр.
Ветераныбыз жылы,якты,мул табынлы йортта ,Нажия апанын тәрбиясен тоеп гомер итә." Аллага мен шокер бу тыныч коннәрне күрүемә килуегез очен рәхмәт балалар" дип аркабыздан сөеп ,шатлык яшьләрен кульяулыгына сөрт Миргасим абый. 90 яшен тутырып килуче авылыбызның бердэнбер сугыш ветераны Хайруллин Миргасим абыйга сәләмәтлек,хәерле гомер телик.