14 февраль – гашыйклар көне уңаеннан “Мизгел” яшьләр үзәгендә бик матур бәйрәм кичәсе оештырылды. Егет-кызлар дәртле бию көйләренә генә түгел, ә яшьтәшләре башкаруындагы җырларга кушылып рәхәтләнеп биеде, күңел ачты. Гашыйклар өчен мәхәббәт почтасы эшләде.