13 нче март көнне район мәдәният йортында зонаара «Созвездие-Йолдызлык-2016» телевизион фестивале турының сайлап алу туры дәвам итте.
12 нче март көнне район мәдәният йортында зонаара «Созвездие-Йолдызлык-2016» телевизион фестивале турының беренче сайлап алу туры узды.
Туманов Д.А. музейда кунакта
Тарих укытучыларының семинары
Фоат Садриевка 75
2016 елның 4 мартында Мөслим районы ГХАТ бүлегендә лицейның 9 нчы сыйныф укучылары белән чираттагы очрашу булып узды.
Укучыларга ГХАТ бүлегенең бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау, шулай ук никахлашу тантанасының узу тәртибе хакында сөйләделәр.
Мондый очрашуларның төп максаты булып яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы караш, гаилә кыйммәтләрен дөрес аңлауны формалаштыру, шулай ук яшь буынның гаилә законнары өлкәсендә хокукый белемен күтәрү тора.
Кичә "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 1 полуфиналын ачып җибәрде.
Тат.Бүләр авылы китапханәсендә Фоат Садриевның 75 еллык юбилее уңаеннан "Мин бәхетле синдә Мөслимем!" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.
Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевка 75 яшь тулу уңаеннан, "Бәхетсезләр бәхете" романына китап сөючеләр белән әңгәмә үтте. Язучының китапларына күргәзмә ясалды, китаплары укырга тәкъдим ителде.
Салавыз-Мухан авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Язлар ямьле сез булганга " исемле әдәби - музыкаль кичә уздырды.Кичәдә әниләргә багышлап җырлар һәм шигырьләр башкарылды.Түгәрәк өстәл артында әниләргә багышлап мәкальләр әйтелде ,табышмакларга җаваплар табылып шул темага җырлар җырланды.Төрле кызыклы сораулар күпләрне балачакларына алып кайтып килде.Кичәдә катнашучыларның кул эшләреннән күргәзмә дә куелган иде.