11 март көнне “Мөслим туган як музеенда” “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Туманов Дмитрий Александрович кунак булды. Музей белән танышканнан соң ул үзенең җылы хисләрен дәрәҗәле кунаклар китабында калдырды.