11 март көнне районның тарих укытучылары музей базасында үзләренең чираттагы төбәкара семинарларын оештырдылар. Азнакай, Бакалы районы укытучылары кунак буларак катнаштылар. Семинар укучыларга патриотик тәрбия бирүгә багышланды. Музей белән танышканнан соң, музей директоры Яббарова С. Я. ”Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә музейларның роле” темасына кызыклы мастер - класс үткәрде.