2016 елның 4 мартында Мөслим районы ГХАТ бүлегендә лицейның 9 нчы сыйныф укучылары белән чираттагы очрашу булып узды.
Укучыларга ГХАТ бүлегенең бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау, шулай ук никахлашу тантанасының узу тәртибе хакында сөйләделәр.
Мондый очрашуларның төп максаты булып яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы караш, гаилә кыйммәтләрен дөрес аңлауны формалаштыру, шулай ук яшь буынның гаилә законнары өлкәсендә хокукый белемен күтәрү тора.