Кичә "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 1 полуфиналын ачып җибәрде. Акыл бәйгесендә көч алышырга аграр көллиятнең "Яшьлек", мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "ЦВР" һәм Баланлы авыл җирлегенең "Баланлы баланнары" командалары килде. Турлар кунакларыбыз алып килгән күчтәнәч - музыкаль номерлар белән аралашып барды. Барлык сынаулар буенча яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильшат Римасович Яббаров җитәкчелегендәге компитентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 16 балл ияләре "Яшьлек " командасы 3 урынны яулады (каптианнары Фазлиев Ринал), алтын урталыкта 19,5 балл җыеп "Баланлы баланнары" (капитан Исламов Алмаз). 30 балл ияләре һәм Финалда көч алышу хокукына "ЦВР" командасы лаек дип табылды (!) (капитан Яббаров Илҗмир). Җиңүчеләр Дипломнар һәм "Дуслар - клаб" кафесында куллану өчен сертификатлар белән бүләкләнде. Алда әле тагын 2 ярымфинал уеннары көтә, оешмалар, катнашырга заявка җибәрергә әле соң түгел! 24612,89375992188, garaeva.elvira@tatar.ru - контактлары сезнең өчен!!!