11 нче март көнне “Живая классика” Бөтенроссиякүләм конкурсының район этабы узды. Конкурста районның 12 мәктәбеннән 22 сәнгатьле сөйләүче укучы катнашты.
Конкурсның максаты: матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны үстерү иде.
11 нче март көнне Мөслимнең “Туган якны өйрәнү” музеенда тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының төбәкара семинары узды. Семинарда Азнакай районы Чалпы һәм Башкортостан Республикасы Бакалы районы Казанчы мәктәпләреннән дә укытучылар катнашты.
10.03. 2016 көнне мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр мөдирләренең киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә бакча мөдирләре хәзерге көндә актуаль темаларга фикер алыштылар.
10 март көнне Баланны һәм Рус Шуган төп мәктәпләрендә методик ярдәм күрсәтү максатыннан мәгариф идарәсе методистлары дәресләр карадылар.
9 март көнне үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!” исемле район смотр конкурсының йомгаклау концерты узды .
Район мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм конөерты узды.
Әмәкәй авыл мәдәният йорты директоры 8 март бәйрәме уңаеннан кызлар командасын җыеп Актаныш районы Чуракай авылында кунакта булып КВН викторинада катнашып кайтты. Кичә җырлар, биюләр һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.
Мари Бүләр авылы клубында "Пар аккошлар" исемле бәйрәм кичәсе үтте.