ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим лицее укучылары өчен музей дәресе

Тукай иҗаты музейда


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе укучылар белән “Чишмәләрне, сулыкларны саклыйк!” исемле әңгәмә үткәрде һәм алар белән берлектә “Бәчүк” чишмәсенең тирә – юненә өмә оештырды.

 

"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Метрәй авыл китапханәчесе хезмәт ветераны Заянова Банат апаның өендә булып,аны яңа газета -журналлар,китаплар белән таныштырды.
 

12нче апрель көнне Югары Табын авылы китапханәсендә 7нче сыйныф укучылары Космонавтика көненә багышланган әңгәмәдә катнашты,Космонавтика көненең тарихы һәм Юрий Гагаринның биографиясе белән танышты.

"Яшь бөреләр" талантлы балалар район фестиваленең дүртенче сайлап алу туры 13 апрель көнне Мөслим зонасында узды.

Азнакай  поселогының  “Тамчыкай” балалар бакчасында  республикакүләм  “Ел тәрбиячесе – 2016”  смотр-конкурсының зона туры үтте. Анда Мөслим, Азнакай, Ютазы, Сарман, Актаныш, Баулы районнарыннан “Ел тәрбиячесе – 2016” смотр-конкурсының муниципаль турында  призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынаштылар.

«Күбәләк” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт стандарты  шартларында мәктәпкәчә белем бирүне бар кешегә дә мөмкин һәм сыйфатлы итү” темасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчеләренең гамәли  семинары үтте.

12 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә В.В.Давыдовның тууына 85 еллыгына багышланган укучыларның VII ”Малые Давыдовские чтения – 2016” дигән фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференциядә Әмәкәй урта, Тат.Шуран, О.Чакмак, Баланны, Вәрәшбаш, Баек төп мәктәпләреннән бер төркем укучылар катнашты.  О.Чакмак, Тат.Шуран төп мәктәпләренең 6, 8 нче сыйныф укучылары Айбулат Шәфигуллин һәм Илдар Шаев җиңүче Дипломнарына лаек булдылар (җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н.М.Шәфигуллина, В.М.Шаева).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International