12 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә В.В.Давыдовның тууына 85 еллыгына багышланган укучыларның VII ”Малые Давыдовские чтения – 2016” дигән фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференциядә Әмәкәй урта, Тат.Шуран, О.Чакмак, Баланны, Вәрәшбаш, Баек төп мәктәпләреннән бер төркем укучылар катнашты. О.Чакмак, Тат.Шуран төп мәктәпләренең 6, 8 нче сыйныф укучылары Айбулат Шәфигуллин һәм Илдар Шаев җиңүче Дипломнарына лаек булдылар (җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н.М.Шәфигуллина, В.М.Шаева).