“Ел тәрбиячесе – 2016”  смотр-конкурсының зона туры үтте

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Азнакай  поселогының  “Тамчыкай” балалар бакчасында  республикакүләм  “Ел тәрбиячесе – 2016”  смотр-конкурсының зона туры үтте. Анда Мөслим, Азнакай, Ютазы, Сарман, Актаныш, Баулы районнарыннан “Ел тәрбиячесе – 2016” смотр-конкурсының муниципаль турында  призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынаштылар.

Мөслим районыннан “Күбәләк” балалар бакчасы физкультура инструкторы Мазитова Айгөл Наил кызы, Мөслим  авылы “Карлыгач” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәрхетдинова  Гөлнар Валериянт кызы  катнаштылар. Педагоглар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча бердәм аралашу эшчәнлеге күрсәттеләр, үз эшчәнлекләре буенча видеопрезентация ясадылар. Районыбыз тәрбиячеләренең чыгышлары жюри әгъзалары тарафыннан уңай кабул ителде. Мөслим районыннан “Күбәләк” балалар бакчасы физкультура инструкторы Мазитова Айгөл Наил кызы конкурсның финал этабына чыкты һәм ярышның Республика турында катнашу хокукы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International