"Яшь бөреләр" талантлы балалар район фестиваленең дүртенче сайлап алу туры 13 апрель көнне Мөслим зонасында узды. Биредә 3 -12 яшьлек җыр-бию яратучы, сәнгатьле сөйләүче балалар көч сынашты. Уңышлы чыгыш ясаучылар 18 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында район сайлап алу турында катнашачаклар. Уңышлар телибез !!!